Бәләбәй Үзәк мәдәният сарае сәхнәсеннән бәләбәйлеләргә ветераннар советы рәисе, Бәләбәй районының почетлы гражданины Александр Буйлов мөрәҗәгать итте. Ул төрле тарихи чорларда якташларыбыз-бәләбәйлеләрнең шанлы батырлыкларын билгеләде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Ватанны саклаучылар, шулай ук МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елын ачу турында игълан итте.
Ел Башкортстан Республикасының атказанган “Русские звоны” коллективы солистлары катнашлыгында “Барлык буын ир-егетләренә” концерты белән башланды. Программаның режиссеры һәми сценарий авторы – коллективның алыштыргысыз җитәкчесе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бәләбәй районының почетлы гражданины Валентина Иванова.
Ольга Миронова, Светлана Кушпита, Алексей Мерклин, Юрий Моляков, Илһам Әхмәтшин һәм башкалар башкаруында совет һәм Русия композиторларының иң яхшы патриотик җырлары яңгырады.
Любовь Иванова. Автор һәм Елена Петрова фотолары.