Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 февраль , 17:00

Кечесеннән алып олысына кадәр

Озак еллар дәвамында “Русия чаңгы юлы” бөтенрусия күмәк чаңгы узышы иң популяр  спорт төрен яратканнарны берләштерә. Бу бәйрәм бәләбәйлелеәр өчен дә күркәм традициягә әйләнде.

Кечесеннән алып олысына кадәр
Кечесеннән алып олысына кадәр

8 февральдә Сәламәтлек сукмагында 250ләп актив яшәү рәвеше алып баручыны салкынча әйбәт көн, музыка һәм яхшы кәеф көтте, шулай ук катнашучыларның яшенә карап, берничә дистанция.

Чаңгы ярышында җиңү яулаучылар һәм призерлар медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.

Бу чаңгы ярышы Ватанны саклаучылар елына багышланды, әлбәттә, ул спорт бәйрәменә  илсөярлек рухы да өстәде.

Регина Иванова.

Елена Петрова фотолары.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: