Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 февраль , 13:00

Хәтердә калачак очрашу

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләр турында Хәтер көне алдыннан, Үзәк балалар китапханәсендә Бәләбәй шәһәре мәктәп-интернатының 8 нче класс укучылары өчен  "Әфган сугышы – тере хәтер" илсөярлек сәгате узды.

Хәтердә калачак очрашу
Хәтердә калачак очрашу

Китапханәчеләр Елена Гордеева белән Светлана Гатиятуллина балаларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, солдатларның үз бурычларын батырларча үтәүләрен сөйләделәр.

Чарада әфган сугышында солдатлар батырлыгына арналган видеороликлар күрсәтелде.

Укучылар алдында Әфганстандагы сугыш ветераны, "Хәрби тугандашлык" бөтерусия иҗтимагый ветераннар оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе урынбасары Николай Данилов чыгыш ясады. Ул хатирәләре белән уртаклашты, хезмәттәшләре, Әфганстанда узган авыр көннәр  турында, совет яугирләренең каһарманлык һәм чыдамлык күрсәтүләре, хәрби антларын, кешелек бурычына тугры булуларын сөйләде.

Балалар кунакны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Николай Николаевич балаларны авырлыклардан курыкмаска, яхшы укырга, Ватанны яратырга һәм Туган җирне  саклаганнарны һәм бүген саклаучыларны бервакытта да онытмаска чакырды.

Чарада катнашучылар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган барлык солдатлар һәм офицерларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Очрашу балалар өчен хәтердә калырлык булды. Укучылар ачык мисалда чын геройларның янәшәдә яшәүләрен күрделәр, батырлык, чаялык, Туган илгә сөю – чын кешегә һәм үз иле гражданина хас сыйфатлар икәненә ныграк төшенделәр.

 Регина Иванова.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: