Русия Федерациясе Президенты Указы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, аларның тол хатыннарына, шулай ук “Блокадалы Ленинградта яшәүче”, “Камауда калган Севастопольдә яшәүче”, “Камауда калган Сталинградта яшәүче” билгеләре белән бүләкләнгән гражданнарга һәм элекке балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына бер тапкыр 80 мең сум акча бирелә.
Бөек Ватан сугышы чорында тылда (алты айдан да ким түгел) эшләгәннәргә, шулай ук сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен СССРның орден-медальләре белән бүләкләнгәннәргә һәм элекке нацистик концлагерь, төрмә, геттоларның балигъ булган тоткыннарына 55 мең сум түләнә.
Социаль фондның республика буенча бүлекчәсе идарәчесе Фәнил Вахитов әйтүенчә, әле республикада югарыда әйтелгән түләүне алырга хокуклы 7,5 меңнан артык граждан, шул исәптән 119 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид яши. Акча апрель пенсиясе белән бергә бирелә.
Фото:Ксения Калинина