Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 февраль , 16:00

Бөек Җиңүгә 80 ел. Йөрәк хәтере

Бүген, 18 февральдә, Бөек Ватан сугышы герое Дмитрий Карбышевның үлеменә 80 ел тула. Шул уңайдан Маутхаузен мемориаль комплексында истәлекле акция узган

Бөек Җиңүгә 80 ел. Йөрәк хәтере
Бөек Җиңүгә 80 ел. Йөрәк хәтере

Дмитрий Михайлович Карбышев 1945 елның 18 февраленә каршы төндә үтерелә. Башка берничә йөз әсир белән ерткычларга җәзаланганнан соң суыкта аны салкын су белән коендырып туңдыралар. Генерал Карбышевның мәете Маутхаузен концлагере мичендә яндырыла.

Бөтен сугыш буе диярлек ул әсирлектә була, аны  хезмәттәшлек итәргә буйсындырырга теләп, ерткычларча җәзалыйлар. Ләкин ул бирелми .

Дмитрий Карбышев тамырлары татар булган себер казаклары нәсел-нәсәбеннән.

Геройның үлеменә 80 ел тулу истәлегенә Маутхаузен мемориаль комплексында истәлекле акция узган. Русиянең Зальцбургтагы генконсульствосы хезмәткәрләре,  Русия илчелеге каршындагы генерал Карбышев исемендәге мәктәп укучылары һәм укытучылары герой һәйкәленә һәм истәлекле тактаташына веноклар, чәчкәләр салганнар.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: