Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
19 февраль , 09:00

Йөрәк хәтере. Фатих Кәримнең һәлак булуына 80 ел

Бүген, 19 февраль, шагыйрь һәм солдат, якташыбыз - Бишбүләк районының Ает авылында туып үскән, Бәләбәй педтехникумында укыган Фатих Кәримне искә алу көне. Ул 1945 елның 19 февралендә (җиңүгә нибары ике айдан аз гына артык кала) яу кырында һәлак була.

Йөрәк хәтере. Фатих Кәримнең һәлак булуына 80 ел
Йөрәк хәтере. Фатих Кәримнең һәлак булуына 80 ел

Фатих Кәрим – әдбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе, исеме дә, иҗаты да үлемсез. Сугыш шартларында, буш вакытында дәфтәрен кирза итек кунычына куеп та, автомат прикладын өстәл итеп тә, окопларда да язган да язган –  тиңдәшсез сугыш поэзиясен тудырган. Дошманга нәфрәт, туган илгә сөю белән сугарылган шигырьләре бүген дә көнүзәк, балалар өчен иҗаты бүген дә яратып укыла..

Ялкынланып яшәү теләге белән янган шагыйрь яу кырында үлеп калганда нибары утыз алты яшьтә була. Ает авылында Фатих Кәрим музее бар, Башкортстан Язучылар берлеге белән Бәләбәй районы хакимияте Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия булдырган.

 Зәйфә Салихова.

 

Йөрәк хәтере. Фатих Кәримнең һәлак булуына 80 ел
Йөрәк хәтере. Фатих Кәримнең һәлак булуына 80 ел
Йөрәк хәтере. Фатих Кәримнең һәлак булуына 80 ел
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: