Рафаэль Рим улы Әхмәдиев әлеге вакытта Бәләбәйгә ялга, гаиләсе янына кайткан. Балалар якташыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучы белән очраша, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алу мөмкинлегенә бик шатландылар, яугирнең килүенә тырышып әзерләнделәр.
Чара концерт номерлары белән башланды. Укучылар көтеп алынган кунагыбызга яттан шигырьләр сөйләделәр, җыр бүләк иттеләр. Ә аннары җанлы әңгәмә башланды. Балалар якташ сугышчыбызның яшәү, туклану шартларына кагылышлы сораулар бирделәр, андагы яугирләрнең үзара дуслыгы белән кызыксындылар, исендә калган вакыйгаларны сөйләвен үтенделәр. Рим Рафаэль улы һәр сорауга бик теләп, тулы җаваплар бирде, укучыларның яхшы укуларын, тәртипле булуларын теләде.
Очрашу азагында кызлар һәм малайлар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен, чын күңелдән язган хатларын тапшырдылар. Әти-әниләр дә читтә калмадылар, алар солдатларга посылка әзерләделәр.
Мондый очрашулар, чын геройларның янәшәдә яшәвен белү балаларга Туган ил, Ватан төшенчәләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә, илеңне ярату, аның белән горурлану хисләре тудыра.
Без махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, анда катнашучыларның барсының да җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, Ватанны саклаучылар белән горурланабыз.
Резеда Джакупова,
3 нче сыйныф җитәкчесе.
Фотолар сыйныф архивыннан.