Любовь Иванова.Чуваш гимназиясе җитәкчелегенең илсөярлек башлангычын якларга абруйлы кунаклар килде: Бәләбәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Александр Смородин, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты ярдәмчесе Марат Шафиков, мәгариф идарәлеге начальнигы Татьяна Лапшина, МХОда катнашучылар Андрей Белов һәм Алексей Никулин, В. Макаровның һәм М. Мөхәмәтҗанвның туганнары, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссариатының чакыру буенча бүлек начальнигы, хәрби хәрәкәтләр ветераны Сергей Федоров һәм башкалар.
Сәламәләү сүзе белән А.Смородин, М. Шафиков һәм С. Федоров чыгыш ясадылар, алар һәлак булгган хәрбиләрнең туганнарының кайгысын уртаклаштылар, гимназистларны яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, чыгарылыш геройлары батырлыгына лаек , актив булырга чакырдылар, ә МХО яугирләренә сәламәтлек, җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Геройның әнисе – Алевтина Калеевна Макарованың чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Ул күрсәтелгән ярдәм өчен Чуваш гимназиясе коллективына һәм җитәкчлегенә рәхмәт белдерде, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив тормыш позициясе теләде.
“Виталий Макаров һәм Мөнир Мөхәмәтҗанов илебезнең чын патриотлары булдылар, алар без тормышның кадерен белеп яшәсен өчен гомерләрен бирделәр. Алар башкалар гомере барәбаренә, җирдә тынычлык булсын өчен һәлак булдылар! Бу хәтерне саклау – безнең бурыч!” – дип, алып баручылар бер минутлык тынлык игълан иттеләр.
Истәлекле тактаташларны ачу хокукы гимназиянең почетлы каравылына бирелде, ә аннары чәчкәләр салынды.
“БХ” хәбәрчесенә Алевтина Макарова менә нәрсәләр сөйләде:
– Минем улым монда беренче класстан укыды, җаваплы һәм тыйнак булды, техниканы яратты, үз сервисын ачты, әмма мобилизациянең беренче көннәреннән үк МХОга китте һәм геройларча һәлак булды. Кызанычка, гаилә корырыга өлгермәде. Һәрчак шат күңелле, көләч булды, дуслары, танышлары күп иде, соңгы юлга озатырга бик күп бәләбәйлеләр килде. Ул яхшы егет иде, балалары калмавы жәл... 33 яшендә китеп барды.
Любов Иванова.