Җырлар язам, җырлар язам,
Җырлар яза каләмем;
Бу җырларны укыганда,
Сезгә булыр сәламем.
Егермикенч(е) июнь көнне
Гирман сугыш башлады;
Бу сугышта күп ирләрнең
Китә инде башлары.
Бу сугышның чыгуына
Алдан хәбәр булмады;
Бу сугышта катнашмаган
Һичбер кеше калмады.
Һәрбер кеше хәбәр көтә,
Сугышка китәм диеп;
Хәбәр алу белән китә,
Илеме саклыйм диеп.
Шулай итеп, бу сугышка
Бик күп халык киттеләр;
Бу халыкны озатканда
Дәрья тик яшь түктеләр.
Синтәбернең башларына
Һәммә яшьләр китәләр;
“Сиңа хәбәр ник юк? – диеп,
Һәммәсе дә әйтәләр.
Һичничек тә бу сугыштан
Читтә калу ярамый;
Закун бит ул: барасыңның
Килүенә карамый.
Һәм, ниһаять, синтәбердә
Мин дә хәбәр аламын;
Бу хәбәрне алу белән
Аптырабрак каламын.
Хатынга әйтәм, йә тиз(е)рәк
Әйберләрне әзерлә;
Авыр сүзләр әйткән булсам,
И җаныем, бәхиллә.
Иртән иртүк ат җигәм дә
Өйгә кайтып керәмен;
Йоклап яткан өч кызымны
Аркасыннән сөямен.
Шулай итеп бәхилләшеп,
Өйдән чыгып китәмен;
Бу сугыштан кайталмасам,
Инде ни хәл итәрмен?
Хатыным белән атка утырып
Өйдән чыгып китәбез;
Кояш чыккан вакытларда
Сабирларга җитәбез.
Анда барып кергән чакта
Агай-эне җыелган;
Барсының да йөзләренә
Кара сөрем коелган.
Анда озак юанмыйбыз,
Бераз чәйләр эчәбез;
Сабирлар белән бергәләп,
Тагын чыгып китәбез.
Бәләбәйгә бару белән
Комиссия карады;
Арабыздан бер кеше дә
Яраксызга калмады.
Поездларга утырганда,
Озатучылар калалар;
Күз яшьләренә төелеп
Калды хатын, аналар.
Лагирга барып җитүгә
Безне кабул итәләр;
Куныр өчен һәммәбезне
Палаткага илтәләр.
Иртән торгач, безнең эш шул:
Тимер көрәк алабыз;
Җирләр казып, зимләнкәдән
Инде йортлар салабыз.
Алкинаның лагирында*
Биш ай гомер үткәрәм;
Чиркандырмый авыр-авыр
Бүрәнәләр күтәрәм.
Биш ай вахыт үткәчтен,
Яңа кием бирәләр;
Сугышка озатабыз дип,
Ыстыройга тезәләр.
Унике көн буйларына
Пуездларда барабыз;
Инде хәзер туган илдән
Җырак калды арабыз.
Тагы унике көннәр буе
Җәяү генә атладык;
Шулай итеп, финнәргә дә
Дүрт йөз митырлап калдык.
Иртән дә томан әле,
Кичтән дә томан әле;
Бу финнарга якын булып
Гомергә тормам әле.
Бер вакытны яз җитә,
Карлар эри башлады;
Менә шунда безнең полык
Наступление башлады.
Егермөченче април иде,
Атарга приказ бирдем;
Шул вакытта аягыма
Пуля да килеп тиде.
Әллә ниләр эшләсәм дә,
Канны һич тә тыялмыйм;
Хәзер инде мин ни эшлим,
Ыстыройга ярамыйм.
Һич тә чыдап булмагачтын,
Арт ягыма әйләндем;
Арадан бер урыс иптәш
Аягымны бәйләде.
Яраларымны бәйләгәч,
Тагын алга атладым;
Утыз киламитыр җирне
Мин шул көнне атладым.
Ята торган бальнисыбыз
Кама су буйларында;
Сыңар аякка каласым
Кермәде уйларыма.
Илне саклау бурычын
Менә шулай үтәдем;
Көн дә саен хат килер, дип,
Инде хәзер көтәмен.
Туган илне саклар өчен,
Ут эченә кердек без;
Фашист юлбасарларының
Кирәкләрен бирдек без.
Каһәр суксын Гитлер сине,
Бик күп гарип ясадың;
Эшче халык күтәрелсә,
Таган ясап асарбыз.
Гитлер план корган икән
Москваны алырга;
Кызыл армия мәҗбүр иткән
Койрыгын сыртка салырга.
Дошманнарны җиңүгә
Үтте инде ничә ел;
Явыз дошман безнең илгә
Сузып маташма син кул!
Сугыш бәете (Өченче вариант). Фатих Урманче архивында сакланучы Кадрия Идрисова туплаган бәетләр төпләнмәсеннән. – “Сугыш бәйете”. 1968 елда Башкортстанның Бәләбәй районы Исмәгыйль авылында Исмәгыйль Кәлимуллиннан (1903 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган.
*Алкинаның лагирында – Бөек Ватан сугышы елларында Уфа янындагы Алкино авылы янәшәсендә урнашкан хәрбиләрне әзерләү лагеры.
Илдус Фазлетдинов.
Чыганак: “Тулпар” журналы сайты