Бәләбәй Үзәк Мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл эшчәннәрен, Әфганстанда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләр веераннарын, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны, һәлак булган яугирләрнең әниләрен һәм хатыннарын, МХО ирекмәннәрен һәм барлык ир-атларны хөрмәтләделәр.
Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев залда утырган бөен буыннар Ватанны саклаучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның батырлыгына һәм каһарманлыгына рәхмәт белдерде.
Ул яу кырында ятып калган батырлар истәлегеән бер минулык тынлык игълан итте.
Азат Альверт улы олы ихтирам һәм рәхмәт белән бер төркем сугыш һәм тыл ветераннарына “Бөек Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен тапшырды.
Бәйрәмдә Башкортстан Республиксының Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәмәтҗанов, Бәләбәй һәм Ярмкәй районнары хәрби комиссары Рөстәм Сәхәбов, район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов чыгыш ясадылар.
МХОда катнашып һәлак булганнарның якыннарына наградалар тапшыру залда утырган бәләбәйлеләрне нык дулкынландырды. Сәхнәгә чыккан һәркемгә кул чабулар озак тынмый торды.
Туган ил өчен гомерләрен биргән яугирләребезгә мәңгелек дан!
Тантаналы өлештән соң “Русские звоны” халык хоры, “Идел” һәм “Акбүзат” бию коллективлары катнашлыгында бәйрәм концерты булды.
Приют поселогында да Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды.
Любовь Иванова.
Елена Петрова фотолары.