30дан артык кеше – ВОСның урындагы оешмасы әгъзалары һәм предприятие хезмәткәрләре – һәйкәлгә чәчкәләр куеп, һәлак булган солдатларны искә алдылар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында, шулай ук махсус хәрби операция барышында Туган ил өчен гомерләрен биргәннәргә рәхмәт һәм ихтирамнарын белдерделәр.
Митингны ВОСның урындагы оешмасы рәисе Саҗидә Янузакова һәм "БелАвтоделать" предприятиесе директоры Александр Леонтьев ачтылар. "Бу чәчкәләр безнең рәхмәтебез, хөрмәтебез символы. Без ата-бабаларыбыз батырлыгын һәм бүген дөнья сагында торучыларның каһарманлыкларын онытмыйбыз", – дип билгеләделәр чыгыш ясаучылар.
"Оешма ветераннарына, Туган илне саклаучыларга, хезмәт фронтында сафта торганнарга ихтирамымны белдерәм. Батырлык, Туган җиргә чиксез сөю өчен зур рәхмәт!" – дип укыды урындагы оешма секретаре Эльвира Степанова Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте президенты Владимир Сипкинның мөрәҗәгатен.
Акциядә катнашучыларга чараны уздыру урынына бару уңайлы булсын өчен "БелАвтоделать" директоры махсус автобус бирде.
Светлана Прокофьева.
Фото ВОСның урындагы оешмасыннан.