27 февральдә “Ул безнең арада калды” дип исемләнгән әлеге әдәби иҗат конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды.
Конкурс фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримның иҗади мирасын популярлаштыру нигезендә яшь буынга патриотик тәрбиясе максатында оештырылды.
Шагыйрь 1945 елның 19 февралендә һәлак була. Аның күп әсәрләре сугыш елларында, алышлар туктап торган арада винтовка приклады өстендә язылган. Шигърияте аеруча ихлас, күңелгә үтеп керә, авторның яшәү һәм үлем турында уйлануларын тирән чагылдыра.
Конкурс 2025 елның 24 гыйнварыннан 24 февраленәчә ике номинация буенча уздырылды. Беренчесе: “Бөек Ватан сугышы: мәңгелеккә биеклеккә”: Ф. Кәрим китаплары буенча буктрейлерлар һәм шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында презентацияләр эшләү. “Фатих Кәримгә ачык хат” номинациясендә катнашучылар үзләре иҗат иткән иншалар, эссе һәм шигырьләрне тәкъдим иттеләр.
Эксперт комиссиясенә 12дән 21 яшькә кадәр һәм аннан өлкән яшь категориясендә утыздан артык эш килде. Болар укучылар, студентлар, укытучылар, Фатих Кәрим иҗатын сөюче укучыларныэ эшләре.
Китапханә фотоларында: конкурсны йомгаклау чарасы катнашучыларны бергә җыйды.
Зәйфә Салихова әзерләде.