Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 Марта 2025, 09:00

Конкурста җиңү яуладылар!

Бәләбәйнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар укыган коррекцион мәктәбеннән “Яшь талантлар” театр коллективы  Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Бу җырларны оныту мөмкин түгел”  сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җырлар республика конкурсында зур уңыш белән чыгыш ясады.Безнең балалар почетлы I урын алды!

Добавить в предпочтительные источники Google
Конкурста җиңү яуладылар!Конкурста җиңү яуладылар!
Конкурста җиңү яуладылар!

Конкурс Зилаер коррекцион мәктәп- интернаты базасында барды, анда сәлмәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен республиканың 11 гомум белем бирү учреждениесеннән коллективлар катнашты.

“Безнең балалар “В землянке” сугыш еллары җырын сәхнәләштерде. Куелышта 6а классыннан Алина Идрисова белән Игорь Белобородов, 8а классыннан Зәринә Әхмәтшина һәм Артем Софин, 9а классыннан Альберт Гыйззәтуллин һәм Кирилл Вансков катнаштылар. Алар югары башкару осталыгы күрсәттеләр – әсәрнең җылылыгын,моңын, күңел торышын тапшыруга ирештеләр”, – дип сөйләделәр коррекцион мәктәптә.

“Яшь талатлар” коллективы белән тәҗрибәле һәм иҗади педагоглар Татьяна Саяхова белән Олия Галиуллина (режиссер-куючылар), Тимерхан Әхмәтов ( музыка өчен җаваплы) һәм Елена Әхмәтова (хореография) эшлиләр.

 – Конкурс илебезнең героик батырлыгы турында истәлекне саклауга омтылуда балаларны һәм өлкәннәрне берләштергән чагу вакыйга булды.

Светлана Прокофьева әзерләде.

Фото  коррекцион мәктәптән.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас