Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында без ата-бабаларыбыз, олы картәтиләеребезнеэ шанлы каһарманлыклары өчен горрурлык кичерәбез. Бүген СВО зонасында безнең саклаучыларыбыз искиткеч батырлык күрсәтәләр.
Аларның батырлыкларын шигырь белән данлыйк!
Татар һәм башкорт теләрендә шигырь яза белгән, илсөярлек тойгыларын хисләр аша тапшыра һәм солдат-азат итүченең тарихи миссиясен образлы чагылдыра алган барлык Бәләбәй районында яшәүчеләр конкурста катнашырга чакырыла.
Конкурста катнашучыларның яше – 7дән һәм өлкән.
Шигъри әсәрләрне “БИ”ның (“БХ”) электрон почтасына 7belizv@mail.ru яки сообщение итеп ВКонтакте социаль бәйләнештәге «БХ» төркеменә җибәрергә була.
Авторга кыскача үзе турында язарга һәм фотосын өстәргә кирәк.
“Шигыремдә батырлыкны данлыйм!” бәйгесе 21 мартта, Шигърият көнендә, старт ала һәм 2025 елның 21 апрелендә төгәлләнә.
Иң яхшы шигырьләр гәзиттә нәшер ителәчәк, истәлекле призларга, дипломнарга лаек булачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34786) 3-17-02.