Бөек Җиңүгә - 80 ел
13 Апреля 2025, 08:00

Май аенда республика мәктәпләрендә кыңгырау урынына сугыш еллары җырлары яңгырый

Май аенда мәктәпләрдә кыңгырау урынына сугыш еллары җырлары яңгырый. Бу хакта ТАСС Русиянең мәгариф министры Серегей Кравцовка сылтанып хәбәр итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Май аенда республика мәктәпләрендә кыңгырау урынына сугыш еллары җырлары яңгырыйМай аенда республика мәктәпләрендә кыңгырау урынына сугыш еллары җырлары яңгырый
Май аенда республика мәктәпләрендә кыңгырау урынына сугыш еллары җырлары яңгырый

“Кыңгырау урынына музыка” проекты чикләрендә май аенда мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы турында җырлардан музыка яңыгрый”, – диде ул 2025 елда “Үлемсез полк” акциясен оештыруга арналган матбугат конференциясендә.

5 майда илнең барлык мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы турында “Мөһим сөйләшү” дәресе үткәрелә, дип өстәде министры.

Сергей Кравцов мәктәпләрдә һәм колледжларда “Үлемсез полк” акциясе оештыру турында да әйтте.

“Үлемсез полк” акциясе илебезнең барык мәктәпләрендә һәм колледжларында оештырыла. Былтыр акциядә 10 миллион укучы катнашты. Быел аларның саны артыр дип ышанабыз”, – диде ул.

“Башинформ” буенча.

.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас