Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 Апреля 2025, 06:00

Республика халкы “Кызыл канәфер акциясенә кушыла ала

Башкортстанда яшәүчеләр “Кызыл канәфер” акциясенә кушылырга мөмкин. Ветераннарга ярдәм акциясе 10 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика халкы “Кызыл канәфер акциясенә кушыла алаРеспублика халкы “Кызыл канәфер акциясенә кушыла ала
Республика халкы “Кызыл канәфер акциясенә кушыла ала

“Кызыл канәфер – Русиядә иң зур хәйрия акцияләренең берсе. Аны “Буыннар хәтере” хәйрия фонды үткәрә. Җыелган акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

Быел “Кызыл канәфер”гә илнең 83 төбәге кушыла. Алар исәбендә Башкортстан да бар. Апрельдән июньгә кадәр шәһәрнең төп урамнарында һәм күләмле чараларда ветераннарга ярдәм итү өчен иганә җыялар. Теләгән һәркем взносны кулакча белән бирергә яки QR-код ярдәмендә күчерергә мөмкин. Акциядә катнашучыларга кызыл канәфер рәвешендәге значок тапшырыла.

“Кызыл канәфер” акциясе 2016 елдан алып үткәрелә. Былтыр акциядә Русиянең 78 төбәгеннән ирекмәннәр катнашкан. Партнерлар белән бергә алар 1,5 миллионга якын значок тараткан.

“Башинформ”.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас