Әтием Гыйләҗев (Саяхов) Хаким Саях улы да (1908 елгы), инәкием Саяхова Гәйшә Асылгәрәй кызы да (1910 елгы) Ярмәкәй районының Кулбай авылында туып үсәләр. Буй җиткереп, танышып, гаилә коралар.
Каһәрле сугыш башлана. Ике улын (Әхтәм абыйга 13 яшь, Әхсән абыйга 3 яшь), олы яшьтәге Гөлгенә әбиебезне инәки кулына калдырып, әти суыгышка алына.
Җир сөрү, ашлык чәчү, урак белән иген уру, сугу һәм башка бихисап колхоз эшләре хатын-кызлар, үсмер кызлар-малайлар өстендә. Авыл халкы бер телем икмәккә тилмереп, бәрәңге белән көн күреп, бер уч оннан умач уып пешергән кысыр ашны бер табактан ашап, гаилә белән хушланып яшәгән. "Барысы да фронт өчен!" дигән лозунг астында иген, сөт, ит, йомырка, май фронтка озатылган. Ачлы-туклы җан асрап, олысы-кечесе тырышып эшләп, Җиңүне якынайтканнар. Еллар үткәч, картайган көнендә, инәкәемә дә "Тыл ветераны" медале бирелде. Шатланып безгә күрсәтте, әмма тагып йөрмәде, сандык төбендә саклады. Ул чакта 13 яшьлек Әхтәм абыем да көне-төне эшкә җигелә.
Инде әткәемнең фронт юлларына күчсәк, ул сугыш юлын Воронеж фронтында башлый, аннары сугышның ахырына кадәр 1 нче Украина фронтында була. Авыр яраланып госпитальдә ята һәм тагын яуга китә. Солдат башы ниләр генә күрмәгән: чолганыштан чыгулар, өшеп-туңулар, иң якын иптәшләрен югалтулар...
Сугыш еллары архивы ачылгач, әткәйнең документларын, бүләкләү битләрен (наградной лист) укыдык, горурлыгыбызның чиге булмады. Күрсәткән батырлыклары өчен сержант, отделение командиры Гыйләҗев Хаким Саях улы 1944-45 елларда түбәндәге хәрби наградаларга лаек булган: II һәм тагын II дәрәҗә, шулай ук III дәрәҗә - барлыгы өч "Дан" ордены ; "Кызыл Йолдыз" ордены, "Батырлык өчен" медале. Әйе, әткәем аз сүзле, нечкә күңелле, тәвәккәл кеше иде. Ул бервакытта да орденнарын,медален тагып йөрмәде. Хәер, тагып йөрергә вакыты да булмагандыр. Туганнар җыелганда сугыш турында сорашсалар, кыска гына итеп җавап бирер иде, бу хакта сөйләргә бөтенләй яратмады.
Әткәй Польша, Венгрия, Чехословакия җирләрен, Кенигсбергны азат итүдә катнашып, сугышып, җиңүне Калининградта каршылый.
Сугыштан соңгы авыр тормышны, 1946 елгы ачлык, хәерчелекне – барсын да яралы фронтовиклар үз иңнәренә алалар. Сыкрану-сызлануларына карамастан, бөтен көчләрен авылны, колхозны торгызуга бирәләр.
Әткәй сугыштан кайткан елны – 1945 елның көзендә түшәк өстендә яткан Гөлгенә әбиебез вафат була. Кайгы ялгыз гына килми – Әхтәм абыебыз, ныгынып та җитмәгән яшүсмер, авыр колхоз эшендә йончып, 17 генә яшендә бакыйлыкка күчә. Үзләре якты дөнья белән хушлашканчы әткәй-әнкәйнең уңалмас йөрәк ярасы булды бу. Шушы кайгылардан соң, 1946 елның көзендә мин, Уммия, сеңлем (1949), энем (1952) дөньяга килгәнбез. Без үскәндә Әхсән абыебыз (1938 елгы) ярдәмче- терәк булды. Аның төп нигезгә каршы гына йорт салып, Асия җиңгәчәй белән тормыш итүе әткәй-инәкәйгә куаныч булды. Шатлыгы да, кайгысы да уртак булды.
Әти-әнинең тәрбиясе безгә белем алып үз юлыбызны табарга, дөрес тормыш корырга, матур итеп дөнья көтәргә, үз балаларыбызны тәрбияләргә – рухи көч, ә үзләре һәр яклап үрнәк булдылар.
Кешеләргә ихтирамлы, ачык йөзле, олы йөрәкле кадерлеләребез авыл зиратында җирләнгәннәр. Үзләрен бик сагынабыз, искә алабыз, догадан калдырмыйбыз, оныкларга сөйлибез...
Уммия Саяхова, хаклы ялдагы укытучы, мәгариф отличнигы.