

Безнең көннәрдә георгий тасмалары Җиңү көне символы булып санала, ул рус солдатларының Бөек Ватан сугышында героик батырлыклары турында хәтерне гәүдәләндерә, Туган илне саклаучыларның барлык буыннарының каһарманлыгын искә төшерә.
– Георгий тасмасы төрле чорларда Ватанны саклаучыларның батырлыгына карата ихтирам һәм горурлык тойгысы тудыра. Тасманың төсе – кара һәм кызыл-сары – "төтен һәм ялкын"ны аңлата, яу кырында һәр сугышчының шәхси батырлыгы билгесе булып тора. Тасмада һәр буй – илнең киләчәге өчен гомерләрен биргән меңнәрчә кешеләр турында хәтер ул.
- Бу символны совет солдатларының батырлыгын истә тоту һәм бу хәтерне киләчәк буыннарга тапшыру өчен күкрәктә йөртәләр, – дип билгеләде Бәләбәй сукырлар җәмгыяте рәисе Саҗидә Янузакова.
Осталык классында катнашучылар эшкә зур җаваплылык белән карадылар. Алар һәр детальне метекләп эшләде, тырышты.
Нәтиҗәдә брошьлар бик матур, оригиналь килеп чыкты. Катнашучылар үзләре дә канәгать калдылар.
Светлана Прокофьева. Фотолар урындыгы сукырлар җәмгыятеннән.