

Колонналар 10 сәгатьтә тезелә башлый. 11.00 дә бер минутлык тынлык игълан ителә.
Беренче колонна 11.15 сәгатьтә "Старогородецкий" паркының прогулка зонасында старт ала (Совет урамы). Ул Дан паркы ягына бара һәм 11.25тә Кызыл урамга чыга.
Икенче колонна Морозов белән Кызыл урамнар киселешендә ("Пятерочка"магазины) старт ала. Ул Войков урамы ягына хәрәкәтләнә.
12.00дә ике колонна Войков белән Кызыл урамнар чатында (мәчет янында) очраша һәм мемориал ягына юнәлә.
ЮХХДИның Бәләбәй районы буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, "Үлемсез полк" йөреше вакытында Кызылармеец, Кызыл, Войков, Морозов, Әмиров урамнарында өлешчә яки тулысынча транспорт хәрәкәте туктала. Войков урамының бер өлеше ("Башнефть" автозаправкасыннан КПМга кадәр) бәйрәм чаралары тәмамланганчы ябык булачак.
Маршта катнашучылар хәвефсезлеге Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге көчләре белән тәэмин ителәчәк.