

Традиция буенча автоузышта катнашучылар шәһәр читендә, Алексеевка авылына таба басуда, автомобильләреннән ZOV сүзен тезделәр һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә һава шарлары очырдылар.
Аннары Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт флаглары, хәрби подразделениеләр һәм төрле гаскәрләр флаглары белән бизәлгән машиналар тезелү өчен район хакимиятенә таба, Бәләбәйнең үзәк мәйданына юнәлделәр.
13 сәгатьтә йөз ярым автомобиль, үз сигналлары белән яшәүчеләргә салют биреп, расланган маршрут буенча кузгалдылар. Водительләр арасында СВОда катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре аз түгел. Машиналар колоннасы башында – Андрей Лаврентьев, аның эвакуаторы бортында, гүя пьедесталдагы сыман, “Нива” автомобиле беркетелгән. Русия внедорожнигы Туймазыга СВОдан килгән, аннан аны ремонтлар өчен Бәләбәйгә китергәннәр. Тиздән янә сугыш зонасына озатачаклар.
Шәһәрнең бөтен үзәк урамнарыннан узып, автоузышта катнашучылар Дан паркында һәм “Ватанны саклаучыларга” мемориалында киткән Туган ил сакчылары буыннарын искә алдылар. Автоузыш СВОда катнашучылар җирләнгән шәһәр зиратында бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Светлана Шириня.
Автор фотолары.