Көндәлекләр сөйли

Агасы, Бөек Ватан сугышы  ветераны, чыгышы белән Туймазы районының Яхшай авылыннан булган  Зәки Галиев көндәлегеннән  хатирәләрен  икетуган сеңлесе Рәзилә Игебаева тәкъдим итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Көндәлекләр сөйлиКөндәлекләр сөйли
Көндәлекләр сөйли

"... Менә без Монголия җирендә. Ул чактагы башкаласы Чойбалсонга килеп җиттек. Көн эссе, кояш гел баш өстендә тора. Эчәр су юк. Атларның әллә күпмесе сугы тилмереп кырылды.

Гоби чүл – җир шарының рәхимсез урыннарының берсе ул. Полк командиры Шәйхуллин шушы чүлне бер көндә кичеп чыгарга тиешлекне аңлатты. Без аны көч-хәл белән өч көн үттек.Әле дә күз алдымда салам эскертләредәй ком өемнәре. Комбуораны чыга да күмә дә китәз. Эчәргә су, ашарга ризык юк. Авызга кабып, чәйнәп барырга үлән әсәре булсаиде, ичмасам. Ни к бер агач булсын! Комт улмасын өчен күзләрне кысып, көньяка таба атлыйбыз. Берән-сәрән тирмәләрп күренә. Тора-бара берничә гаилә яшәгәннәшре күренә башлады. Бала-чага анадан тума шәрә чаба. Без монда яшәгән халыкка, ә алар безгә хәйран калып карап торабыз. Юлны дәвам итзәбез. Су юке. Бераз баргач, юага тартым үлән очбашлаы. Аны авызга алып чәйнибез, суырабыз. Егетләрнең байтагы сусыз интегеп ятып калды. Бер коега тап булдык. Унике мкеше бер кот елоктан бүлеп эчәбез. Полк командиры башта бер йотым гына эчәргә боерды. Коеда сү күп түгел, булганын эчеп бетердек. Анда су җыелганын көтеп торып булмый, кузгалабыз. Мондагы кебек начар җир, начар тормышны дошманыңа да теләмәссең.

Арытабан табигать үзгәрә, яшеллек күренә башлады. Тиздән Кече Хинган, аннары Олы хинган тауларынакилеп  чыктык. Анда тормыш бөтенләй башка. Очраган чишмәләрдән су эчеп туялмыйбыз. Тирә-як яшеллеккә күмелгән.

Без хәзер Кытай җирендә. Гоби чүлен, Хинган тауларын уңышлы кичкән солдатларга бүләкләр, звание бирелде. Безнең полк та гвардия дәрәҗәсен алды.

Маньчжурияга юл тоттык. Сунгари, ягъни Нэньцзян елгасына килеп җиттек. Японнар елга аша салынган күперне шартлатканнар. Йөзеп чыгарга дигән боерык килде. Елга шактый киң, агым көчле. Йөзә белмәгәннәрне көчле агым алып китте. Атлар да бик кызганыч булды. Кайберләре җигелгән килеш суга кереп,төпкә китте.

Менә Таоцзян шәһәренә килеп кердек. Халык безне сөенеп каршы алды. Монда поездга төяп, Харбин, Дейрель шәһәрләре аша, Нэхэ шәһәренә озаттылар. Казармаларга урнаштык, бу юлны мин чын тәмугка тиңләр идем. Күпме иптәшләрне югалттык.

Әлеге вакыйгалар минем кебек солдатлар күңелендә төзәлмәслек яра булып калды. Кытайда 1945 елның җәеннән 1950 елның июненә кадәр хезмәт иттем. Шушы дәвердә мондагы халыкның ифрат эшчән, самими, эчкерсез булуына инандым. Аларның исереп йөрүен,сугышуын күргәнем булмады. Мин боларның барсын да киләчәк буынга гыйбрәт өчен яздым".

Зәки Әхмәтвәли улы 84 яшендә вафат булган. Әлеге язма аның якты рухына дога булып барып ирешсен.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Көндәлекләр сөйли
Көндәлекләр сөйли
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас