

“Без бу бәйрәмне лаеклы каршылау өчен зур программа әзерләдек. Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Әлбәттә, һәрберегезнең үз программасы бар. Без республикада “Үлемсез полк” акциясен үткәрергә булдык. Мөһим чарада кешеләр күп катнаша, бу исә зур җаваплылык. Мин бик җаваплы булуыгызны сорыйм. Республиканың идарә итү командасы өчен 9 май – бәйрәм, әлбәттә, әмма авыр да, җаваплы да эш. Муниципалитет башлыкларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтүләрен сорыйм. Бу көнне һәлак булган яугирләрнең гаиләләре игътибардан читтә калмасын өчен тырышыгыз”, – диде республика җитәкчесе.