

Бөек бәйрәм, Җиңүе көне алдыннан, бәләбәйлеләр азатлык һәм тыныч күк йөзе өчен көрәшкәннәргә рәхмәт һәм ихтирам белдерү өчен җыелдылар.
Зур тантанада район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев Бөек Ватан сугышында катнашучы Габдрәүф Гәрәевка “Башкортстан Республикасы Бәләбәй районының почетлы гражданины” таныклыгын һәм тасмасын тапшырды.
Сугыш чоры җырлары һәм бүгенге геройлар турында композицияләр һәркем күңеленә хуш килде.