

Никита укыган институт - Русиядә хәрби-диңгез флоты, Федераль чик хезмәте, РФ Оборона министрлыгының Федераль хәвефсезлек хезмәте һәи идарәлекләре өчен инженер кадрлары әзерләүче бердәнбер югары уку йорты.
Мондый мөһим вакыйгада катнашу – һәр курсант өчен мәртәбә генә түгел, зур җаваплылык та. Никита 2018-2019 елларда Мурманск һәм Севастопольдә булган парадларда катнашкан инде. Ул шулай ук 2023 елда Русиянең Санкт-Петербургта һәм Кронштадта узган җиденче Төп хәрби-диңгез парадында катнашкан булган.
– Кызыл мәйданда хәрби парадны әзерләүдә һәм уздыруда Никитаның катнашуы – искиткеч вакыйга! Без хатыным белән бик горурланабыз, – дип уртаклашты Никитаның әтисе Антон Андреев.
– Бу минем тормышымда онытылмас көннәрнең берсе булды. Чараның колачлылыгын да, хис-тойгыларны да сүз белән аңлатып булмый. Кызыл мәйданда басып торганда, Бөек Җиңү шатлыгын бервакытта тоймаганча тойдым. Дәүләт бурычын үтәү җаваплылыгын безгә бирелгәнен аңладык, һәм, салкын, көчле җил булуга карамастан,сафыбыз нык торды. Ветераннар, сәнгать эшмәкәрләре, чит дәүләтләр һәм Русия Федерациясе вәкилләре һәм башлыклары утырган трибуналар яныннан узганда ирексездән ихлас елмаясың, һәркемгә дә Җиңү парадында катнашу бәхете тәтеми бит, өстәвенә юбилей елында, – дип сөйләде Никитиа Андреев.
Алсу Фәизова әзерләде.