

Казан кооператив институтында «Хәтер бакчасында» дип исемләнгән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган беренче Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган конкурс җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булган. Шулай ук шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 еллыгын да билгеләп үткәннәр.
«Ел саен июнь башында Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан, фашист концлагерьлары Бухенвальд-Дора тоткыны Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне уздырабыз. Беренче июнь - Нәби Дәүлинең туган көне. Быел аның тууына - 115 ел. Бирегә кызы Гөлфия Дәүләтшина һәм якташлары Әлки районыннан укучылар, педагоглар килде», - диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.
Иң элек ул Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Нәби Дәүлинең өлкән кызы Наилә Камалованың сәламен җиткергән. Чарада Әлки районыннан Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры урынбасары Лилия Әглиуллина җитәкчелегендә зур делегация катнашкан. Гимназия укучылары Нәби Дәүлинең шигырьләрен сөйләгән.
“Татар-информ” материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: Флюра Абдуллина
Нәби Дәүли
Мин җирдә калам
Әгәр миңа айга очарга
Ракетага утыр, дисәләр,
Ай кешесе булып яшәргә
Мең ел итеп гомер бирсәләр,
Миңа җирнең барлык гөлләрен
Истәлеккә бүләк итсәләр, —
Мин тормышны кайдан эзләрмен,
Айда булса минем юлларым.
Җыр ишетми ничек түзәрмен,
Тыңласам ташкын җырларын,
Күрми калсам таңнар атканда
Тәрәзәмдә кояш нурларын?
Әйтегезче, дуслар, нишләргә,
Китәргәме сезне калдырып?
Айдан карап туган җирләргә,
Яшәргәме мең ел кайгырып,
Карт Робинзон кебек бер ялгыз
Тын шалашта чыра яндырып?
Йөрәгемдә каным суыныр,
Җир җылысын әгәр сизмәсәм.
Сөйгән кешем минем кем булыр,
Яннарымда сине күрмәсәм?
Икмәгемне куеп табынга
Синең белән бергә бүлмәсәм?
Юк, мин очмыйм, мин Җирдә калам.
Җирдә минем йөргән сукмагым.
Бер минут та мин яши алмам,
Күрми торсам сезне, дусларым,
Йөрәгемне яну алганда,
Эчми торсам Идел суларын.
Мин бәхетне кайдан алырмын,
Туган йорттан китсәм гомергә?
Таш булып мин җансыз калырмын,
Сүз югалыр минем телемдә.
Бер көн артык миңа мең елдан,
Айда түгел, туган илемдә!