20 июньдә Стәрлебаш авылында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу һәйкәлнең үзенчәлеге шунда ки: ул тарихта булган вакыйгаларга нигезләнгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-егетләр фронтка алына. Алты хатын, якыннарын күреп калырга дип, җәяүләп 62 км ераклыктагы Раевка тимер юл станциясенә юллана. Бу вакыйга күренекле татар язучысы Зәки Зәйнуллинның "Кырык бернең арбалы хатыннары" әсәрендә әдәби чагылыш тапкан, театр сәхнәләрендә уйналган. Стәрлебаш районының бер төркем активистлары озак еллар бу тарихи фактны скульптура ярдәмендә гәүдәләндерү уе белән янып йөрде. Иганәчеләр ярдәмендә шактый зур суммада акча җыелып, район хакимияте дә ярдәм күрсәтеп, ниһаять, ансамбль Стәрлебаш үзәгендә лаеклы урынын алды.
Һәйкәл ачылу тантанасы кысаларында Башкортстан Республикасының дәүләт курайчылар ансамбле катнашында эчтәлекле концерт узды. Тамашачылар Зәки Зәйнуллинның "Эстәрле" халык театры актерлары сәхнәләштергән "Кырык бернең арбалы хатыннары" спектакленнән өзек карады.
Вакыйга уңаеннан "Тулпар" журналының 4нче санында махсус сәхифә әзерләнә.
Фото: Стәрлебаш районының мәдәният сарае сайты.
Чыганак: "Тулпар" журналы