Юньләп хәрби кием-салым белән дә тәэмин ителмәгән, ач-ялангач курсантлар төрле авырулардан, ачлыктан күпләп кырылалар. Озак еллар Суслонгер турында мәгълүматлар җентекләп яшерелгән һәм хәзерге вакытта да күбесе сер булып тора. Суслонгер турында без бабаларыбызның буыннан-буынга тапшырылган хатирәләреннән генә белә алабыз.
Кичә генә колхоз эшеннән туктаган сөлектәй ир-егетләрне мари урманнарындагы Суслонгер лагерена китерәләр. Алар монда русча сөйләшергә, сугыш һөнәрләренә өйрәнергә тиеш була. Чынлыкта алар белән бернинди дә өйрәнүләр үткәрелми. Аның каравы, көне буе, җилкәгә салып, урман ташытканнар. Ботаклары да боталмаган 20-25 метрлы агачларны! Бер үк агачны 4-5 чакрым әле бер якка, әле икенче якка ташытып йөрткәннәр. Бүрәнә кәүсәсе һәм ботаклары шомарып бетә торган булган.
Булачак солдатларга көне буена 300 грамм чамасы ипи белән сыек кәбестә шулпасыннан башка берни дә ашатмаганнар. Иртән торышка һәр землянкадан 4-5 мәет чыгарылган. Ә мондый землянкалар саны 23 булган. Димәк, көн саен ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән 100дән артык кешенең гомере өзелгән. 1943 елда тикшерү белән маршал К.Е. Ворошилов килә. Лагерьның шундый аяныч хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла, лагерь исә бетерелә.
...Күрше Яңа Кишет авылында яшәүче Мөхәммәтгали Мәрдәнов сугышка беренче көннәрдә үк киткән. Мөхәммәтгали бабай белән бергә булган авылдашларының сүзләренә караганда, ул Суслонгер лагеренда булган. Без аның туганнары белән әңгәмә үткәрү бәхетенә ирештек һәм серле мари урманнары турында күбрәк мәгълүмат туплый алдык.
Мөхәммәтгалины замандашлары бик кыю, курку белмәс кеше итеп хәтерләрендә калдырган. Авылда ул бригадир булып эшләгән. Туган якларыннан китәр алдыннан, әнисе Мөхәммәтгалиның биштәренә алдан ук киптерелгән сохари, бәйләгән җылы оекбаш белән йон бияләйләрен тыккан. Телогрейка бирергә дә онытмаган. Мөхәммәтгали шулчак бу вакытта кем шундый әйберләр кия инде, дигән. Ләкин ай ярым да үтмәгән, ул әнисенең мең мәртәбә хаклы булуын кабат-кабат рәхмәт хисләре белән исенә төшергән. Аяк-куллары өшүдән нәкъ менә әнисенең алдан күрүчәнлеге коткарып калган.
Мөхәммәтгали, чүплеккә чыгарып ташланган бәрәңге кабыкларын алып кайтып, еш кына иптәшләрен туендырган. Беркөнне аны чакырып чыгарганнар, һәм шуннан соң ул башка әйләнеп кайтмаган. Аның турында «Хәбәрсез югалды» дигән кәгазь кисәге генә килгән. «Хәтер» китабына да шулай кертелгән. Мөхәммәтгали Мәрдәнов сугышка кермәгәндер, корткычлык корбаны гына булгандыр, дип уйлый өлкәннәр. «Мемориал» сайтында аның 1941 елның декабрендә хәбәрсез югалуы турында әйтелә. Ватанын сакларга дип чыгып киткән күпме ир-егеткә солдат булырга да язмаган икән. Мөхәммәтгали Мәрдәнов та шулай мәгънәсез үлем белән мари урманнарында ятып калган.
Лагерьда чынлыкта күпме кеше һәм ни өчен һәлак булган? Без бу сорауларга кайчан да булса төгәл җавап таба алырбызмы? Суслонгер – тарихыбызның караңгы ягы, ләкин бабаларыбыз турындагы истәлекләрне саклау бик мөһим. Алга таба да тикшеренүләрне туктатмыйча, бу фаҗигагә ачыклык кертәсе иде. Һәлак булган туганнарыбыз истәлегенә хөрмәт булыр иде ул.
Алинә ГАНИЕВА,
Арча «Нур» балалар телестудиясе.
Чыганак: "Көмеш кыңгырау"