Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 июль , 11:00

“Беренче урта” финалда!

Бәләбәй шәһәренең 1 нче санлы мәктәбе Волга буе федераль округының “Ватан Геройлары” иҗтимагый проектының округ этабында Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

“Беренче урта” финалда!
“Беренче урта” финалда!

Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган. Быел май аенда “Беренче урта” музее республика этабында “Иң яхшы музей” (музей экспозициясе) номинациясендә җиңүче булды. Анда  республиканың 19 районы һәм шәһәреннән белем бирү оешмаларының 161 музее катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройлары батырлыгына багышланган  экспозицияләр һәм музейлар проектларын тәкъдим иттеләр.

Бәләбәй шәһәре музее хаклы рәвештә Бәләбәй тарихында аерым урын алып тора, ул шәһәрдә һәм районда иң беренче урта белем бирүче  мәктәп. “Беренче урта”ның күренекле педагоглары һәм чыгарылыш укучылары мәктәпне, шәһәр һәм илне данга күмделәр, алар арасында хәрбиләр дә, спортчылар, зур галимнәр, социаль һәм производство өлкәсендә почетлы эшчәннәр бар,  – дип уртаклашты мәктәп музее җитәкчесе Ирина Паршуткина.

“БХ” белешмәсе

“Ватан Героөйлары” проекты Волга буе федераль округында  1993 елның 14 гыйнварындагы 4292нче Федераль законны – “Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү турында” – гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елдан уздырыла.  Ел әйләнәсенә тормышка ашырыла, “Ватан Геройлары көне”ндә 9 декабрьдә еллык нәтиҗә ясала.

Алсу Фәизова.

Фото 1 нче мәктәптән.

 

“Беренче урта” финалда!
“Беренче урта” финалда!
“Беренче урта” финалда!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас