Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 август , 15:00

Бәләбәйлеләр Армия мәдәнияте көннәренә кушыла

2025 елның 21 нән 27 августына кадәр республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Русиядә Ватанны саклаучылар елына һәм БРда хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланган Армия мәдәнияте көннәре узачак. Проектның төп максаы – МХОда катнашучыларны яклау, тарихи хакыйкатьне саклау, илсөярлек һәм Ватан сакчыларына ихтирам тәрбияләү.

Бәләбәйлеләр Армия мәдәнияте көннәренә кушыла
Бәләбәйлеләр Армия мәдәнияте көннәренә кушыла

Элек Армия мәдәнияте көннәре Тулада, Санкт-Петербургта, Тыва Республикасында үткәрелгән. Агымдагы елда Башкортстан чара колачлы булсын өчкен үзе алына зур бурычлар куя.  Ачык һава астында Совет мәйданында – Башкортстан халыкларының рухи көче һәм  илсөярлек үзәгендә узачак чаралар иң төп булачак.

* 22-24 август –  БР Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә оештырылучы "Көз романтикасы" III классик музыка фестивале;

* 25 август – Русия Федерациясе Оборона министрлыгының иҗади коллективлары чыгышлары;

*26-27 август – "Геройлар заманы" IV Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы.

Армия мәдәният көннәре республиканың бөтен муниципалитетларын чолгап алачак. Бәләбәй районында тематик концертлар, очрашулар, агарту чаралры һәм башка күп вакыйгалар планлаштырылган.

21 август

"Җырчы чишмәләр"

"Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәгенең иҗат коллективыннан "Русия флагы көне" акциясе.

22 август

Бәләбәй. "Борынгы кала" үзәге

"Русия флагы – җиңү флагы" концерт программасы һәм иҗат мәйданчыклары белән "Русиям, синең белән горурланам" арт-киңлеге  – "Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәгенең иҗат коллективыннан

Үзәк мәдәният сарае

"Алар мәңгегә геройлар булып калачак!" акциясе

 

Приют бистәсенең  Дан паркы

"Халык символы" концерт программасы.

22-26 август

Тарих-туган якны өйрәнү музее

"Башкортстан Донбассны яклый", "Үзебезнекеләрне  ташламыйбыз", "Гуманитар конвой юллары буйлап" күргәзмәләре буйлап экскурсия.

Үзәк биләмәара китапханә

"Туган ил сакчыларына багышлана!" батырлык дәресе, укучыларның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, МХОда катнашучылар белән очрашулары.

Авыл мәдәният йортлары

"Армия мәдәнияте көннәре" танып белү-уен программалары.

25 август

Приют бистәсе мәдәният  йорты

"Генерал Шәйморатов батырлыклары" илсөярлек сәгате.

 

Светлана Шириня

Бәләбәйлеләр Армия мәдәнияте көннәренә кушыла
Бәләбәйлеләр Армия мәдәнияте көннәренә кушыла
Бәләбәйлеләр Армия мәдәнияте көннәренә кушыла
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас