Истәлекле корылманың мемориаль плитәләренә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклауга баскан авыл биләмәсенең авыл-салаларында яшәүчеләрнең исемнәре уеп язылган.
– Көзнең аяз көннәреннән файдаланып, без һәйкәлгә керү зонасының коймасын өлешчә алыштырдык, ауган һәм аңа зыян китергән карт агачларны кисеп ташладык. Иҗтимагый киңлекне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Өмәләрдә авыл советы хакимияте хезмәткәрләре Әхмәт Садыйков һәм Флүр Арсланов актив катнашалар. Ярдәмгә шулай ук битараф булмаган Пахарь авылы кешеләре, авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары Раил Газизуллин һәм Ришат Сөбхангулов та килә, – дип сөйләде авыл биләмәсе башлыгы Илһам Хөснетдинов.
Авыл халкы өчен «Сагышлы солдат» һәйкәле куелган территорияне төзекләндерүдә катнашу – ул тарихи чорда Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышында катнашучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Римма Солтанова.
Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.