Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 ноябрь , 13:00

«Исәннәр хәтерләгәндә хәтер исән әле”

Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында бөтен ил буйлап дистәләрчә  тарихи-агарту акцияләре үткәрелә.

«Исәннәр хәтерләгәндә хәтер исән әле”
«Исәннәр хәтерләгәндә хәтер исән әле”

Тарихи хәтерне саклау – “Бердәм Русия”нең  халык программасының мөһим пункты. «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Бәләбәй тарих-туган якны өйрәнү музеенда «РосКвиз: “Русия буйлап сәяхәт итәбез” интеллектуаль уены узды. Анда Бәләбәй гуманитар-техник көллиятенең 1 курс студентлары катнашты.

Катнашучылар интерактив уенның «Тарих эзләре буйлап”, “Без моның белән горурланабыз”, “Победы в лицах” блокларына бүленгән сорауларына җавап бирделәр. Һәр сорауга җавап бирү өчен төгәл бер минут бирелде. Уен азагында йомгаклар ясалды һәм катнашучыларга дипломна  тапшырылды.

– Әлеге интеллектуаль уен яшь бәләбәйлеләргә ватандашларыбызның ачышлары һәм казанышлары турында күбрәк белү мөмкинлеге бирде. “Тарихи хәтер” проекты русиялеләрнең буыннары арасында рухи бәйләнешне  саклау һәм ныгыту, чын патриотлар тәрбияләү, җиңүчеләр буынына киләчәк буыннарның рәхмәтле истәлеген саклау нияте белән булдырылган , – дип ассызыклады партиянең урындагы бүлеге башкарма секретаре Ольга  Ивлева.

Светлана Шириня әзерләде.

 

«Исәннәр хәтерләгәндә хәтер исән әле”
«Исәннәр хәтерләгәндә хәтер исән әле”
«Исәннәр хәтерләгәндә хәтер исән әле”
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас