Яшь спортчылар һәм аларның әниләре тантанага тезелделәр. Марш авазлары астында командалар, җанатарларны һәм бер-берсен сәламләп, горур атладылар.
“Солнышко лучистое” музыкаль разминкасыннан соң иң кызыклы өлеш – спорт эстафеталары башланды.
Программа бай һәм мавыктыргыч булды. Спорт дәрте һәм җиңү теләге барысын да чолгап алды. Исәп тигез диярлек иде, ләкин, дуслык ярышларында тиеш булганча, дуслык җиңде! Ата-аналарның барсына да мактау грамоталары, ә балаларга файдалы призлар тапшырылды. Һәркем өчен иң мөһим бүләк балаларның балкып торган күзләре, әниләрнең бәхетле елмаюы һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе булды.
Бу көн янә уртак спортның сәламәтлеккә файда гына түгел, ә гаилә бәйләнешләрен ныгыту, бер-береңә игътибар бирү һәм җиңү шатлыгын уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булуын исбатлады.
Светлана Кулдырева,
Приют бистәсендәге 25 нче балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы.