Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан мәктәпләренә Советлар Союзы Геройлары һәм республиканың күренекле эшлеклеләре исемнәрен бирү турындагы карарны имзалады. Исемлектә республиканың 95 мәктәбе бар, алар арасында бишесе Бәләбәй районыннан.
Советлар Союзы Герое Александр Федорович Гнусин исеме Бәләбәй шәһәренең 15 нче урта мәктәбенә бирелде.
Советлар Союзы Герое Иван Степанович Протвинь исеме Бәләбәй шәһәренең 1 нче гимназиясенә бирелде.
Советлар Союзы Герое Борис Андреевич Толокнов исеме Бәләбәй шәһәренең 17 нче урта мәктәбенә бирелде.
Советлар Союзы Герое Иван Лаврентьевич Сиренко исеме Приют бистәсендәге 7 нче урта мәктәпкә бирелде.
Советлар Союзы Герое Роман Романович Бабушкин исеме Приют бистәсенең 5 нче урта мәктәбенә бирелде.
Документта исемнәр бирү белән бәйле барлык чаралар муниципалитетлар бюджетларыннан финансланачак, дип күрсәтелгән. Геройларның исемнәрен мәңгеләштерү башлангычы – мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җәмәгатьчеләрнеке..
Ватанны саклаучылар елы һәм республикабызда Җиңүнең 80 еллыгы югары патриотик нотада тәмамлана.
Любовь Иванова әзерләде