Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 декабрь , 14:00

Каһарманнарга мәңгелек хәтер

Ватан Геройлары көнендә Слакбаш авылында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев катнашында яңартылган Җиңү мемориалы ачылу тантанасы булды.

Каһарманнарга мәңгелек хәтер
Каһарманнарга мәңгелек хәтер

–  Бу безнең якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеге яши торган урын. Авыл халкы башлангычы һәм аларның урындагы башлангычларга  ярдәм программасында җиңүе нәтиҗәсендә без әлеге һәйкәлне яңартып коруга  ирештек. Проектны хуплаган һәркемгә рәхмәт. Без бергәләп тарихны саклыйбыз һәм аны киләчәк буыннарга тапшырабыз. Каһарманнарга мәңгелек хәтер!  –  диде Азат Альвер улы, сәламләү сүзендә.

Слакбаш авыл советы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ольга Егорова сүзләренә караганда, дивар тулысынча үзгәртеп корылган (кирпечтән салынган), анда Бөек Ватан сугышында катнашкан 700дән артык кешенең исемнәре язылган мемориаль такталар беркетелгән, ике плитә яңартылган һәм исемлекләргә үзгәреш кертелгән. Моннан тыш, "Хатын-кыз Ана" скульптура композициясе постаментын тышлатканнар, мәгълүмат стендларын һәм мемориал киртәсен алыштырганнар.

– Биләмәбез халкы Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгында мөһим тарихи миссия үтәде – Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшкән якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерде. ППМИ-2025 проектын алар бертавыштан  хуплады: һәркем үз өлешен кертте. Яңартылган Җиңү мемориалы яшь слакбашлыларны патриотик тәрбияләүгә хезмәт итәчәк, чөнки исемлектә аларның туганнарының фамилияләре бар, – дип ассызыклады Ольга Анатольевна.

Тантаналы чарада мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты.

Любовь Иванова әзерләде. МР хакимияте фотолары

Каһарманнарга мәңгелек хәтер
Каһарманнарга мәңгелек хәтер
Каһарманнарга мәңгелек хәтер
Каһарманнарга мәңгелек хәтер
Каһарманнарга мәңгелек хәтер
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас