– Безнең өчен бу җиңү – укучыларга патриотик тәрбия бирү эшенә югары бәя. Мондый нәтиҗәгә без берничә ел төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып килдек. Апрель аенда безнең музей “Ватан Геройлары” проектының төбәк этабында җиңүче дипломы белән билгеләп үтелде һәм “Ватан Геройлары” Идел буе федераль округы проектының финалында Башкортостанны тәкъдим итте. Федераль этап нәтиҗәләре буенча “Беренче урта” музеена 2 нче урын бирделәр! Сүз уңаеннан, төбәк этабында без 161 музейны узып киттек.
Дөресен әйткәндә, бу элекке буыннар укытучыларының, Татьяна Константиновна Максимова, Ольга Ивановна Гущина, Александр Трофимович Пархоменко җитәкчелегендәге яшь эзтабарларның да җиңүе. Нәкъ менә алар «Беренче урта” мәктәп музеен булдыру башында торалар, музей әлегә кадәр яшь патриотларны тәрбияләү үзәге булып тора. Бу мөһим тәрбия миссиясенә өлешем булган өчен язмышка рәхмәтлемен, – дип уртаклашты Ирина Григорьевна.
Аны яшь патриотларның иң яхшы остазы дип атарга була!
Күңел биреп эшләсәң, әлбәттә, уңыш килә!
Любовь Иванова. Елена Петрова фотосы