Әлеге чара кысаларында машина йөртүчеләрнең исереклек билгеләрен ачыклау өчен массакүләм тикшерүләр узачак. Бәйрәм чаралары һәм массакүләм күңел ачу урыннарына аерым игътибар биреләчәк.
Бәләбәй Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәләр. Айнык булмаган сәфәр бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә республика юлларында 286 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 100 кеше һәлак булган һәм 328е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
ЮХХДИда машина йөртүчеләрне юлда уяу һәм җаваплы булырга чакыралар.
Регина Иванова әзерләде