– Биш катлы йортта яшәүчеләр хәзер дә мине чакыралар, әмма быелның апреленнән мин шәһәрнең башка өлешендә урнашкан йортлар янында чисталык һәм тәртип саклыйм, – дип сөйләде Валентина Валерьевна.
Урам себерүченең эш көне, явым-төшем күләменә карап, сәгать 8 дә башлана һәм 16-17 сәгатьләрдә тәмамлана. Бу вакыт эчендә ул Пионер, Фурманов, Ленин, Интернациональ урамнарындагы йоритларның 17 подъезды янындагы карны тазарта.
Кемгәдер сәер тоелырга мөмкин, әмма яшь хатынга аның эше ошый. Валентина авыр кул эшеннән курыкмый, чөнки ул авыл җирендә үскән.
– Кешеләр белән аралашу миңа бик ошый. Идарәче компаниядә хезмәт хакы да канәгатьләндерә, – ди Валентина Валерьевна.
“Агат”ның иң яшь ихата себерүчесе хезмәт сөючән һәм җаваплы гына түгел, ачык, изге күңелле дә. Йортларда яшәүчеләр белән уртак тел тапкач, алар да сиңа шулай җавап кайтаралар. Хәзер иртәләрен подъезддан чыкканда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аңа сыйфатлы хезмәте өчен рәхмәт әйтәләр, җылы сүзләр белән дәртләндерәләр.
– Минем йортларым – минем генә түгел, бөтен идарәче компаниябезнең дә йөзе, шуңа күрә тырышып эшлим, – ди Валентина Солтанова.
Римма Солтанова. Елена Петрова фотосы