Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
29 гыйнвар , 11:00

Блокада кайтавазы

Үзәк Мәдәният сараенда “Җирдә яшәү хакына онытмаска һәм кичермәскә” иҗат кичәсе узды, ул Ленинградны камаудан тулысынча азат итүнең  82 еллыгына багышланды.

Блокада кайтавазы
Блокада кайтавазы

«Афродита» әдәби-шигъри театры коллективы (җит. Валентина Пашина) тамашачыларга блокадалы шәһәрдә яшәүче унбер яшьлек Таня Савичеваның тарихына һәм язмаларына нигезләнгән чара-тамаша тәкъдим итте.

Сценография аз күләмдә иде, әмма барыбер тәэсир көчле булды. Актерларның кара киемнәре ул куркыныч көннәрнең караңгылыгын гәүдәләндерде. Сәхнә уртасында – өстәл, ә анда исән калу, өмет һәм түзә алмаслык михнәт символы –  пөхтә итеп тезелгән 125 граммлы блокада икмәге кисәкләре.

Яшь башкаручылар тамашачыларга шәһәрдә хөкем сөргән коточкыч һәм өметсезлек халәтен җиткерә алдылар. Кайгы-хәсрәтле тавышлар, хәлсезлек һәм чарасызлыкны белдерүче хәрәкәтләр һәркемне шул авыр вакытта яшәгән кешеләрнең газапларын тоярга мәҗбүр итте.

Валентина Георгиевнаның үзе иҗат иткән  “Хәтерләгез, кешеләр, без кайчандыр яшәгән идек” шигырен укуы кичәнең иң тетрәндергеч мизгеле булды. Әсәрнең сүзләре зал буйлап таралды, һәр тыңлаучының йөрәгенә үтеп керде.

Алсу Фәизова.

Фотолар Үзәк мәдәният сараеннан.

 

 

Блокада кайтавазы
Блокада кайтавазы
Блокада кайтавазы
Блокада кайтавазы
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас