Ирекмәннәр сөйләвенчә, зәйтүн һәм яшел төсләрдә эшләнгән Ленинград җиңүе тасмасы "Ленинградны саклаган өчен" медале колодкасындагы төсләрне кабатлый. Зәйтүн төсе – җиңүне, ә яшел төсе – яшәүне гәүдәләндерә.
Иллегә якын приютлы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән тасманы киемнәренә беркеткән.
"Кешеләр акциягә рәхмәт белдерделәр. Үтеп баручылар тасмаларны бик теләп кабул иттеләр, ирекмәннәрнең шәһәрне саклау һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгы турында кыскача сөйләгәннәрен тыңладылар. Тасмалар барлыгы турында белмәгән, бу хакта беренче тапкыр ишеткән кешеләр дә бар иде. Без балалар белән символның һәм акциянең барлыкка килү тарихы белән бик теләп уртаклаштык, кешеләрне ул еллардагы дәһшәтле вакыйгаларны истә тотарга чакырдык", – дип уртаклашты "Бригантина" мәдәни-спорт комплексы мөдире Ольга Белова.
"БХ" белешмәсе
Беренче тапкыр "Ленинград җиңүе тасмасы" акциясе 2009 елда Санкт-Петербургта узды.
Алсу Фәизова.
"Бригантина" комплексы фотолары.