Хәбиров Башкортстаннан хәбәрсез югалган СВО катнашучыларын эзләү буенча эшче төркем составын расларга кушты. Төркемне РФ Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина җитәкләде, төркемнең рәистәше итеп Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибов билгеләнде.
БРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 2026 елның 20 мартына кадәр югалган хәрбиләрне эзләү мәсьәләләре буенча контактлы офис булдыру йөкләнгән.
Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тоту БР Башлыгы хакимиятенә йөкләнгән. Боерык 4 марттан үз көченә керде һәм махсус йөкләмәгә кадәр гамәлдә.
"Бүген хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү беренче номерлы мәсьәләгә әверелә. Анык аңлау бар: төп бурыч, һичшиксез, алгоритм эшләү, бу мәсьәләләр республикабыз халкы өчен мөмкин кадәр тиз һәм нәтиҗәле хәл ителсен өчен. Һәм бу бурыч үтәләчәк", - дип билгеләде Руслан Хәбибов.
Светлана Шириня әзерләде