Крестьян-фермер хуҗалыгының производство базасын Кызыл Зарядан Өсен-Ивановка авылына күчергәч, фермер мондагы авыл хуҗалыгы предприятиесенең буш торган терлекчелек биналарын ремонтлауга шактый көч һәм финанс ресурслары салган.
Рамил Закировның крестьян-фермер хуҗалыгы өч ел элек сөтчелек юнәлешеннән тулысынча ит терлекчелеге белән шөгыльләнүгә күчкән. Өсән-Ивановка фермасында бүгенге көндә безнең кырыс климат шартларына яраклашкан симменталь һәм бестужев токымлы 200 башка якын мөгезле эре терлек асрала.
Март башында хуҗалыкта җаваплы чор башлана – сыерларны бозаулату, шуңа күрә Рамилга фермада тагын да күбрәк вакыт үткәрергә туры киләчәк.
– Яңа туган бозауларны без беренче көннәрдән үк ирекле имү режимында тотабыз. Аларны ярты яшькә кадәр әниләреннән аермыйбыз. Бу иммунитеты яхшы булган нык, сәламәт яшь маллар үстерергә, симертү чорында артымны югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Рамил Әскать улы.
Авыл халкы арасыннан эшчеләр табуы кыен, шуңа күрә фермерга нигездә хуҗалык эшләрен үзенә башкарырга туры килә. Трактор йөртергә, фермага юлны кардан чистартырга, мал азыгы ташырга. Өстәвенә, зооветеринария хезмәткәрләре булмаганда, башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Мал азыгы әзерләүдә аңа ялланган ике-өч кеше булыша.
– Сөт җитештерү белән шөгыльләнгәндә күпкә кыенрак иде, – ди фермер. – Сыер савучыларны җыеп фермага илтү өчен кышын иртәнге 4-5 тә тордым. Кич белән, савып бетергәннән соң, төн уртасы җитәрәк өйгә кайта идем.
Рамил Закировның крестьян-фермер хуҗалыгы сыер итен Бәләбәйдәге сәүдә нокталарына тапшыра, алар белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми. Шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә катнаша.
20 елдан артык фермерлык тәҗрибәсе булган ир узаманы киләчәктә дә ит терлекчелеге белән шөгыльләнергә тели, гәрчә хәзерге икътисадый чынбарлыкта агросәнәгать комплексы өлкәсендә эш алып бару катлаулана бара.
Күпчелек авыл эшкуарлары кебек үк, Рамил Закиров Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашканда, башка иҗтимагый проектларны гамәлгә ашырганда урындагы хакимияткә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Фермер тормышның үзара ярдәм белән баруына ышана, шуңа күрә барлык кешеләр белән тигез, ихтирамлы мөнәсәбәтләр төзергә тырыша.
Римма Солтанова