

Изге Троица кафедраль соборы һәм изге Петр һәм Феврония һәйкәле диварлары янына меңләгән гаилә җыелачак. Быел бәйрәм Русия халыкларының бердәмлеге елы һәм зур һәм тату гаилә елы билгесе астында узачак.
Тантана халык күңел ачуларыннан башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны күргәзмә зоналары, һөнәрчеләр ярминкәсе, гастрономия фестивале, милли уеннар белән мәйданчыклар, «Мода на все времена»карнавалы көтә. Теләге булган һәркем безнең сугышчыларга ярдәм сүзләрен яза алачак.
Шушында ук мәйданда яшь парның никахлашу һәм 50 ел бергә яшәгән ир белән хатынны хөрмәтләү тантанасы узачак. Алдынгы гаиләләргә дәүләт бүләкләре тапшырылачак.
Концерт программасында Бөренең иҗат коллективлары катнашачак. Кич белән халык алдында атказанган артистлар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар, шулай ук Назгөл Отузова чыгыш ясаячак.
Авторы: Галина ТРЯСКИНА
Фото: Руслан Хәбибов ВК.
https://resbash.ru/news/obshchestvo/2026-06-22/v-birske-masshtabno-otmetyat-den-semi-lyubvi-i-vernosti-4727036