Башкортстан яшьләрен Зилаер районындагы колачлы фестивальгә чакыралар

"Za едининство – Za берҙамлек"  фестивале 4нән 6 августка кадәр Зилаер районының "Дуслык" лагеренда узачак.

Башкортстан яшьләрен Зилаер районындагы колачлы фестивальгә чакыраларБашкортстан яшьләрен Зилаер районындагы колачлы фестивальгә чакыралар
Башкортстан яшьләрен Зилаер районындагы колачлы фестивальгә чакыралар

Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров хәбәр иткәнчә, фестиваль берничә тематик юнәлешне берләштерәчәк.

14-35 яшьлек яшьләр "Йәшлек — яшьлек" форумына эләгә алачак, әле Русиянең башка шәһәрләрендә белем алучы Башкортстан студентлары "Бергә" форумына гариза бирә алачак. Шулай ук фестивальдә туристик слетлар узачак, анда эшләүче яшьләр, предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, студентлар һәм "Беренчеләр хәрәкәте" лидерлары эләгә алачак.

Фестиваль кунаклары мәдәният, спорт, медиа һәм сәясәт өлкәсендә танылган экспертлар, шулай ук махсус хәрби операция геройлары булачак.

Фестивальдә үзебезнең социаль проектка – Росмолодежь мәйданчыгына теркәлүгә 1 миллион сумга кадәр ота алу мөмкинлеге булачак.Грантлар монда уза clck.ru/3UYb28 –  1 августка кадәр.

Фестивальгә теркәлү 28 июльгә кадәр сылтама буенча мөмкин clck.ru/3UYR3.

Фестиваль ачык урында узачак, катнашучыларга үзләре белән палаткалар алырга кирәк.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас