Бәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылган

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Уфада Бөек Ватан сугышы солдатының туганнарына югалган "За отвагу" медален тапшырганнар, ул  Латвиядә Цере бистәсеннән ике чакрым ераклыкта табылган.

Бәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылганБәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылган
Бәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылган

Эзләүчеләр медальнең Бәләбәй районының Мартыново авылында туган Василий Чистиковныкы булуын ачыклый алган.

Бүләкне республикага Front-Line берләшмәсе җитәкчесе Андрей Лазурин ярдәмендә кире кайтарып булган. Медаль Республика хәрби дан музеенда сакланачак, дип карар ителгән.

Сүз уңаеннан, бүләкнең хуҗасы 1926 елгы Василий Иванович Чистиков 1943 елның ноябрендә фронтка алына. 4 нче укчы ротасында, 213 нче гвардия укчы полкында, Ленин орденлы Харьков-Витебск Кызыл Байраклы дивизиясенең 71 нче гвардия укчы дивизиясендә хезмәт итә.

Солдат медале 1945 елда Курлянд казанлыгы районындагы сугышта югалган. 80 елдан соң, 2025 елның язында, аны Латвиядә, Цере бистәсеннән 2 чакрым ераклыкта тапканнар.

Шунысы гаҗәп: Василий Иванович сугышны узган, өенә кайткан, "Батырлык өчен", "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

Берәүләр русофобиядә тончыгып ятканда, икенчеләр совет сугышчыларының батыр үткәннәре турында хәтерне кадерләп саклыйлар.

"Башинформ"  материаллары буенча Мила Любченко әзерләде

 

Бәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылган
Бәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылган
Бәләбәй районында туып үскән кешенең "Батырлык өчен" медале 80 ел узгач табылган
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас