Барлык яңалыклар

10 меңгә якын сабый дөньяга килде

Өч айда Башкортстанда 10 меңгә якын сабый дөньяга килде.

10 меңгә якын сабый дөньяга килде
10 меңгә якын сабый дөньяга килде

Быел тәүге өч айда Башкортстанда якынча 9,8 мең бала дөньяга аваз салган, дип хәбәр итте республика статистиклары.

Башстат мәгълүматлары буенча, республикада бу вакытта аеруча беренче һәм икенче балалар туган – 3,2 һәм 3,5 меңнән артык.

Ике меңнән күбрәк сабый гаиләдә – өченче, 600е – дүртенче, 300дән артыгы бишенче һәм аннан соңгы булып дөньяга килгән.

2021 елның тәүге өч аенда 15 меңнән артык кеше вафат булган (былтыр гыйнвар-март айларында – 12,3 мең).

Үлгәннәр арасында бер яшькә тиклемге 68 бала бар, дип белдерделәр Башстатта.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: