Барлык яңалыклар
Иҡтисад
23 апрель 2019, 17:00

Күләмнәр дә, эш хакы да арта

Бәләбәй “Автокомплект” заводы эшчәннәре өчен агымдагы елның икенче кварталы күңелле хәбәрдән башланды. Предприятиенең финанс-икътисади торышының тотрыклы булуын исәпкә алып, аның хуҗасы Евгений Водолазский бөтен хезмәткәрләрнең эш хакын 10 процентка арттыру турында карар кабул иткән.

Башка предприятиеләр җитештерү күләмен һәм эшләүчеләр санын киметкән чакта, “БЗАК” җәмгыяте эзмә-эзлекле үсүен һәм чыгарган товарының төрлелеген, аны сату базарын киңәйтүен дәвам итә.


– 2018 елда “Автокомплект” заводы 1 млрд сумлык тирәсе продукция эшләп чыгарган. 2023 елга аны 1 млрд 800 мең сумга җиткерү күзаллана, – ди машиналар төзү өлкәсендә бай тәҗрибәле, предприятиенең яңа директоры Владимир Филиппов.
Инженер-техник белгечләрнең һәм эшчеләрнең югары һөнәрилеге предприятиенең тотрыклы үсешенең төп нигезе булып тора. “БЗАК” предприятиесенең илебезнең машиналар төзүче ВАЗ, УАЗ, ГАЗ кебек эре заводларына, шулай ук Кореяның эшлекле партнерларына озаткан комплектлаучы товарының сыйфаты халыкара стандартларга җавап бирә. Бу Франциянең “ЮТАК” фирмасы даими уздырган аудит нәтиҗәләре белән раслана.


Заводта производствоны үзгәртеп кору җәһәтеннән максатка ярашлы эш алып барыла. Әлеге вакытта цехларда 20 яңа станок һәм Япониядә эшләнгән ике робот куелган. Берьюлы дүрт станокны хезмәтләндерергә сәләтле тагын өч станок кайтарылган. Аларны май бәйрәмнәрендә җыеп куячаклар.


Кадрлар мәсьәләсе дә эзмә-эзлекле хәл ителә. Заводка урнашкан яшь белгечләр Мәскәү,Пермь һәм башка шәһәрләрдәге махсуслаштырылган үзәкләрдә укытыла.

– Хәзер бездә Бәләбәй гуманитар-техник колледжыннан дүрт укучы производство тәҗрибәсе ала. Алар төпле егетләр. Укуларын тәмамлап, диплом алгач, без аларны кушкуллап эшкә алачакбыз, – ди Владимир Николаевич.


Римма Солтанова.


Елена Торгашова фотолары.
Читайте нас: