Барлык яңалыклар
Иҡтисад
25 июнь 2021, 10:30

Печән өсте – мөһим һәм җаваплы чор

Аграрийларның азык әзерләү вакыты җитте. Печән өсте – авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен иң катлаулы чор, чөнки терлекләрнең ничек кышлавы азык сыйфатына һәм аларның күләменә бәйле.

Печән өсте – мөһим һәм җаваплы чор
Печән өсте – мөһим һәм җаваплы чор

Кампания башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре азык әзерләүне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Константин Иванов ис. АПК хуҗалыгына җыелды. Семинар-киңәшмәне уздыру урыны очраклы сайланмаган: әлеге хуҗалык районда иң алдынгыларның берсе санала, анда барлык авыл хуҗалыгы эшләре билгеләнгән вакытта һәм тиешле сыйфат белән башкарыла, ә технопарк заманча техника белән җиһазландырылган.

Бәләбәй районы  хакимияте башлыгы  Азат Сәхәбиев, эспәр гөленең алсу чәчәкләренә күмелгән аландагы чараны ачып,  аграрийларга һава торышы һәм эпидемиологик шартлар аркасында шактый катлаулы бу чорда алда торган бурычларны уңышлы үтәүләрен теләде. Семинарны алып баручы, район башлыгы урынбасары Владимир Усаков, җыелучыларны эш программасы белән таныштырды. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек һәм азык җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәшит Әхмәтшин күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне җыеп алу срокларын искә төшерде, чәчүлекләрнең күпкомплектлылыгы исәбенә үләннәрнең уңышын арттырырга киңәш итте. Моннан тыш, Рәшит Рәис улы сенаж тутыру агрегаты турында сөйләп үтте, аны сатып алу хуҗалыкларның чыгымнарын арзанайтырга ярдәм итәчәге турында искә төшерде.

Районда күпьеллык һәм берьеллык үләннәр чәчүлекләре белән эшләр ничек торуы турында авыл хуҗалыгы хезмәтенең баш агрономы Илгиз Насифуллин сөйләде. Бөртекле культуралар 13 846 га мәйданда чәчелгән, күпьеллык үләннәрнең гомуми мәйданы – 10 900 га, шул исәптән,  кузаклы үләннәр һәм кузаклы катнашмалар – 9 125 га (83,7 %), люцерна – 2 463 га, кәҗә үләне – 1 198 га. 800 га берьеллык үләннәр һәм 2088 га кукуруз чәчелгән. Азык культураларын яңарту турында да онытмыйлар.

"Слак" һәм "Северная Нива Башкирия" җәмгыятьләре, Гришанин А.А., Петрова Н.П., Соловьева В.А. һәм Полякова П.Н. фермер хуҗалыклары ел саен 150-200 га мәйданда күпьеллык үләннәр чәчәләр, берьеллык үләннәрне төрле срокларда чәчү белән дә шөгыльләнәләр.

– Үткән ел печән уңу сәбәпле, күп хуҗалыкларның терлекләр өчен кыштан калган азык запасы да бар. Күпьеллык үләннәрне, бигрәк тә кәҗә үләнен, уңайлы һава шартларында 25 июньгә кадәр икенче кат чаптыру мөмкин, – дип нәтиҗә ясады Илгиз Тәбрис улы.

Терлек азыгы әзерләү кампаниясенең уңышын, нигездә, кулланыла торган техника билгели. Моның өчен төрле транспортның 40 берәмлегеннән артыгы җәлеп ителәчәк. Авыл хуҗалыгы хезмәтенең баш инженеры Айрат Гомәров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта азык җыю техникасының әзерлеге 99 % тәшкил итә.

– Безнең исәпләүләр буенча, бер азык җыю комбайнына йөкләнеш 590 гектардан артык, ә бер үзйөрешле чапкычка йөкләнеш 550 гектардан артык, шуңа күрә бөтен булган азык җыю техникасы паркын мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк, – диде Айрат Ринат улы. – Терлек азыгы әзерләүне оптималь срокларда башкару өчен хуҗалыкларга өстәмә рәвештә тагын ике берәмлек техника кирәк булачак.

Терлек азыгы җыю техникасын К. Иванов ис. АПК, "Малиновка"  АПКсы һәм "Чулпан" җәмгыяте аеруча сыйфатлы итеп әзерләгәннәр. Азык әзерләү сезонына әзерлек буенча шулай ук  Хөснетдинов И.И., Гришанин А.А., Галиуллина Р.Р., Соловьева В.А., Шипицын А.С., Липилина С.Б. крестьян-фермер хуҗалыклары да артта калмый. Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә заманча югары җитештерүчән техникадан башка яхшы күрсәткечләргә ирешеп булмый. Ел саен кимендә 10 % трактор һәм комбайн паркларын яңартырга кирәк. Быел, техника сатып алуда дәүләт ярдәменә һәм яңартуга чыгымнар өлешен субсидияләү программасына бәйле рәвештә, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрендә кызыксыну барлыкка килде

Үлән чаптыру – эшнең яртысы гына, кышлау чорында авыл хуҗалыгы хайваннарының продуктлылыгын югалтмас өчен, печән, сенаж, силос әзерләү кагыйдәләрен дөрес үтәргә һәм азыкның сыйфаты турында да онытмаска кирәк.

– Быел,  план буенча, бер баш терлеккә 27,4 ц азык берәмлеге әзерләргә кирәк, – диде үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәтенең баш зоотехнигы Валентина Шәяхмәтова. – Бу 18,2 мең тонна печән, 18,8 мең тонна сенаж, 11,5 мең тонна силос дигән сүз. Май аенда һава шартларының начар булуын исәпкә алып, азыкны югалтуларсыз әзерләү өчен бөтен көчне куярга кирәк. 25 % азык югалтуы, гадәттә, технологик процессны бозу аркасында килеп чыга, 33 % – саклау технологияләре һәм консервантлар булмау, 40 % – вакытны югалту аркасында. Нәтиҗәдә, туклыклы матдәләрне югалту 50 %ка җитә.

Димәк, баш зоотехник санап киткән сусыл һәм тупас азык әзерләү технологияләрен үтәп, авыл хезмәтчәннәренә азыкны оптималь срокларда әзерләргә тырышырга кирәк. Бурыч, әйтик, бөтенләй гади түгел. Барсы да азык әзерләү кампаниясенең нинди дәрәҗәдә узачагына бәйле. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә булган барлык ресурслардан мөмкин кадәр дөресрәк файдаланырга тәкъдим ителә. Әзерләнгән азыкларның сыйфатын Бәләбәй районы ветеринария станциясе лабораториясендә тикшереп була.

Терлекчелек биналарында дезинфекция үткәрүнең барышы турында станция начальнигы вазифаларын башкаручы Азамат Ишниязов сөйләде. К. Иванов ис. АПК рәисе Максим Маторин кыскача гына үз хуҗалыгы белән таныштырды һәм быел терлек азыгы әзерләү планнары белән уртаклашты. Аеруча уңышларга ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм республика хакимиятенең Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Семинар  эспәр үләнен силоска чабуны күрсәтү белән тәмамланды.

Семинар-киңәшмә беткәч тә, район аграрийлары таралырга ашыкмадылар: хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев белән мөһим мәсьәләләр, шул исәптән, механизатор кадрлары җитмәү, заманча техника сатып алу шартлары, хуҗалыкларда вакцинация барышы турында сөйләштеләр. Семинарда катнашучылар чараны яхшы оештырган, шундый катлаулы чорда җыелу мөмкинлеге биргән өчен К. Иванов исемендәге АПК коллективына рәхмәт белдерделәр.

Зөлфия Хәбирова.

Елена Торгашова фотосы.

Читайте нас: