Җәмгыять
22 Июня 2021, 07:48

Прививка ясатучылар арта

Башкортстанда ике көндә прививка ясатаннар саны 28 процентка артты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Прививка ясатучылар артаПрививка ясатучылар арта
Прививка ясатучылар арта

Башкортстанда ике көндә, республика җитәкчесе Радий Хәбиров «ковидка каршы указ»га үзгәрешләр керткәннән соң, вакцинациягә бәйле хәл кискен үзгәргән. 21 июньдә хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы хәбәр итүенчә, вакцинация 28 процентка арткан.

«Халык безне ишетте һәм прививка эшләтергә барды. Моннан тыш, шимбә-якшәмбе көннәрендә сәүдә үзәкләрендә чиратлар барлыкка килде, бу – тәртипсезлек. Мин Максим Васильевичка (Сәламәтлек  саклау министры Максим Забелин) искәрмә ясадым. Уңайлы шартлар булдырырга кирәк», – диде Радий Хәбиров

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас