Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2021, 16:58

Вакцина кайтардылар

 Бүген Башкортстанга тагы 18 900 доза «Спутник V» вакцинасы кайтардылар.

Вакцина кайтардылар
Вакцина кайтардылар

Бүген, 23 июндә, Башкортсстанга «Гам-Ковид-Вак» («Спутник V») вакцинасының яңа партиясе китерелде – 18 900 доза.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, препаратлар Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләренә бүленә.

Киләсе партия – 100 меңнән артык  доза, федераль үзәктән якынча мәглүмат буенча, киләсе атнада китерелә.

Бүгенгә Башкортстанда 462 067 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: