+2 °С
Кар
Уфада туры эфирда яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнар арасында фатир уйнатылды. Башкала хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, супербүләк – бер бүлмәле фатир хуҗасы – Уфадан Тамара Александровна. Ул 28 майда шәһәрнең 8нче шәһәр дәваханәсендә прививка эшләткән.
Хәтерегезгә төшерәбез, «Сәламәт Уфа» акциясендә катнашучылар арасында да 10 смартфон уйнатылды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Уфа хакимияте фотосы.